Әнием бәйрәм белән!!!

Автор
Опубликовано: 1282 дня назад (27 ноября 2021)
+1
Голосов: 1
Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.
Иң кадерле кеше - ул әни! Бәйрәм белән кадерлем! Теләгән хәрбер теләген чынга ашсын!!!
Әнием бәйрәм белән!!!
0 просмотров
Комментарии (1)
Станислав Сивцов # 28 ноября 2021 в 05:32 0
С праздником!