Минем беренче укытучым

Автор
Опубликовано: 1315 дней назад ( 5 октября 2021)
Редактировалось: 1 раз — 11 ноября 2021
+5
Голосов: 5
Минем беренче укытучым

Быел мин 1 нче сыйныфка укырга кердем. Минем беренче укытучым — Азаматова Әлфия Мәхмүт кызы. Аның педагогик стажы 39 ел., ул 1 квалификацияле укытучы. 1 нче сентябрь кәнне ул безне беренче тапкыр каршы алды, ипләп кенә якты сыйныфка алып керде. Әлфия Мәхмүт кызы – бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Аңламаган темаларны кат – кат аңлатырга да вакытын таба. Ул безнең бөтен сорауларга җавап таба. Башлангыч сыйныф укытучысы гына түгел әле безнең Әлфия Мәхмүт кызы, ул әле өлкән сыйныфларга татар теле һәм әдәбиятын да укыта Аны, авыр эшен билгеләп, бик күп грамоталар, мактау хатлары, дипломнар белән бүләкләгәннәр. Шулай ук Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Мәгарифтәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесенә лаек булган.
Мин аны хөрмәт итәм, яратам, һәм авыр, ләкин мактаулы эшендә уңышлар телим.
0 просмотров
Комментарии (7)
Регина Галиуллина # 8 октября 2021 в 08:39 0
здорово
Азамат Галлямов # 8 октября 2021 в 15:36 0
Ой какая прелесть! супер фото
Галия Адиятуллина # 9 октября 2021 в 06:34 0
Спасибо большое
Айзиля Муллагалиева # 9 октября 2021 в 16:50 0
Супер молодец!
Эмилия Червонная # 15 октября 2021 в 05:42 0
+4! Классно!
Глеб Червонный # 15 октября 2021 в 06:06 0
+5! Здорово!
Ильдар САБИРОВ # 11 ноября 2021 в 12:23 0
Супер фото! Молодцы!