Минем беренче кадерле кешем.

Автор
Опубликовано: 1338 дней назад ( 8 октября 2021)
+2
Голосов: 2
Минем беренче ин яраткан укытучым Шаипова Алия Ирек кызы.Ул безне уз баласыдай якын итеп каршы алды.Безнен очен янып коеп яшэуче икенче эниебез.Рэхмэт сина укытучым
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
" Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Минем беренче кадерле кешем.
2 просмотра
Комментарии (7)
Ильдар САБИРОВ # 8 октября 2021 в 08:19 0
красиво
Регина Галиуллина # 8 октября 2021 в 08:52 0
Молодец! Отличной учёбы.
Саша Кузьмин # 8 октября 2021 в 09:43 0
Молодец!
Азамат Галлямов # 8 октября 2021 в 15:31 0
Молодец!
Айзиля Муллагалиева # 9 октября 2021 в 16:36 0
Молодец!
Эмилия Червонная # 15 октября 2021 в 05:35 0
+1! Классно!
Глеб Червонный # 15 октября 2021 в 05:59 0
+2! Здорово!