Кадерле, газиз Әнием. Сине чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Рәхәт, бәхетле тормышта яшә! Без сине бик, бик яратабыз. Сиңа бик матур шигырь багышлыйбыз:
Әти белән бергәләшеп,
Таңнан торып утырдык.
Җиң сызганып кызу-кызу,
Без эшләргә тотындык.
8 мартка Әти
Тырышып камыр басты.
Ә песием Мырауҗаным
Эченә кереп батты.
Нәни энем сабын алып
Табаларны чистартты.
Аның майлы битен күреп
Песием куркып качты.
Аклы күлмэк, кара чалбар,
Машинада әйләнә.
-Харап иттең күлмәкне,-дип
Зур абыем бәйләнә.
Сеңлем дә бик тырышты,
Идәннәрне юышты.
Күл булып аккан суларны,
Чүмеч белән жыешты.
Дүртәүләшеп тәмле итеп,
Пәрәмәчләр ясадык.
Көеп табага ябышкач
Кыра-кыра ашадык.
8 мартка шулай
Без Әнигә булыштык.
Аңа бер эш тә калмады
Менэ ничек тырыштык.
МИНЕМ ГАИЛӘМ!!!