Гали Закиров, Гали Закир улы Закиров, рус. Закиров Гали Закирович (1910 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе, Байлар Сабасы — 1944 ел, Украина ССР) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия кече сержанты, Воронеж фронты 60нчы армия 3нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры, 1941 елның июль аеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: Төньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж , 1нче Украина фронтларында. 1942 ел башында каты яралана, Байлар Сабасында 6 ай дәвалана. 1943 елның 9 октябрендә Воронеж фронты 60нчы армия 3 нче гвардия һава десанты дивизиясе 8нче гвардия һава десанты полкы 3нче батальоны укчылар округы командиры Г. Закиров Киев өлкәсе Вышгород районы Ясногородок авылы янында Днепрның уң ярында яуланган плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта батырлык күрсәтә, дошманның бер ротага якын гаскәриен сафтан чыгара. Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (10.01.1944). 1944 елның февралендә Украина ССР җирендә барган сугышларның берсендә һәлак була (хәбәрсез югала).