Энием белэн районыбызнын Сатыш мэдрэсэсендэ булдык.Заманча жихазландырылган бина шаккаткыч.
Сатыш авылы мәдрәсәсе ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Мәдрәсәнең бинасы татар торак йорты тибы буенча, яхшы яктыртылган сыйныфлар белән төзелгән. Фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары һәм татар халык сәнгате элементлары куланылган. Анда 300 дән артык шәкерт белем алган. Мәдрәсәне мәхәллә имамнары җитәкләгән.
Сатыш мәдрәсәсенә реставрация ясала һәм ул 2018 елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлый. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихына багышланган бердәнбер музей һәм шулай ук Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә – безнең горурлыгыбыз булып тора.
Мәдрәсә Сатыш авылының ике мәхәлләсенең беренчесендә ачылган. Бер катлы кирпеч бинасы (хәзерге Кукмара районы) Зур Сәрдек авылыннан итек басу фабрикасы хуҗасы Хаҗи Насыйбуллин акчасына төзелгән. Х. Насыйбуллин Сатышта йон саклау склады тоткан. Биредә ялланып эшләүчеләрнең балаларын укыту өчен мәдрәсә төзеткән. Кадими мәдрәсәдә нигездә дин дәресләре укытылган, дөньяви фәннәрдән бер генә дәрес тә бирелмәгән. Әмма шәкертләр үз белемнәрен арттыру, әдәби әсәрләр уку, гәҗит-журналлар белән танышып бару җаен тапканнар. Сатыш мәдрәсәсенә шәрекъ – мөселман илләреннән шәкертләр укырга килгән.
Уку йорты белән имамнар җитәкчелек иткән. Исемнәре мәгълүмнәрдән, Мөбәрәкша Яруллин (1864 елдан имам-хатиб), Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев (икенче мулла, указы 1872 елның 2 мартыннан), аның улы Габдерәхмән Мөхәммәтов (1903 елның 26 августыннан имам-хатиб), Габдулла Яруллин (1915 елда имам)