Буген без данлыклы Сатыш мэдрэсэсендэ булдык.
Сатыш мәдрәсәсе — XVIII гасыр азагында Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Сатыш авылында ачылган дини уку йорты. 1800 елдан 1918 елга кадәр эшли. Заманында төбәкнең иң эре кадими мәдрәсәләренең берсе (биредә 300 шәкерт укыган) буларак, XIX гасырның җитмешенче елларында Казан губернасында игътибар үзәгендә торган мәктәп булган. Мәдрәсә бинасы — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, районның тарихи һәйкәле булып тора. 2017—2018 елларда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, бинада динне өйрәнү тарихы музее ачыла
Мәдрәсә Сатыш авылының ике мәхәлләсенең беренчесендә ачылган. Бер катлы кирпеч бинасы (хәзерге Кукмара районы) Зур Сәрдек авылыннан итек басу фабрикасы хуҗасы Хаҗи Насыйбуллин акчасына төзелгән. Х. Насыйбуллин Сатышта йон саклау склады тоткан. Биредә ялланып эшләүчеләрнең балаларын укыту өчен мәдрәсә төзеткән. Кадими мәдрәсәдә нигездә дин дәресләре укытылган, дөньяви фәннәрдән бер генә дәрес тә бирелмәгән. Әмма шәкертләр үз белемнәрен арттыру, әдәби әсәрләр уку, гәҗит-журналлар белән танышып бару җаен тапканнар. Сатыш мәдрәсәсенә шәрекъ – мөселман илләреннән шәкертләр укырга килгән
Уку йорты белән имамнар җитәкчелек иткән. Исемнәре мәгълүмнәрдән, Мөбәрәкша Яруллин (1864 елдан имам-хатиб), Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев (икенче мулла, указы 1872 елның 2 мартыннан), аның улы Габдерәхмән Мөхәммәтов (1903 елның 26 августыннан имам-хатиб), Габдулла Яруллин (1915 елда имам)
Бер катлы кирпеч бина. Мәдрәсә бинасы татар торак йорты сыман итеп — үзәктә кәҗәнкәсе һәм аның ике ягында да көйләнгән зур, яхшы яктыртылган уку бүлмәләре белән салынган. Фасадларының эшләнешендә классицизм(рус.)татар. архитектурасы белән бергә татар халык төзү сәнгате алымнары кулланылу күзәтелә.
Мәдрәсә бинасы — XIX гасыр азагы — XX гасыр башы шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты, районның тарихи һәйкәле булып тора.