Саба районы Сатыш авылы борынгы авылларнын берсе.Ана нигез салынган хэйкэл буларак куелган 1170 елгы нигез ташын куру дэ насыйп булды.Сатыш авылы Сабадан 8 километр ераклыкта урнашкан . Шәмәрдэн станциясеннэн 32 километр, коньякта хэм Казан шэхэреннэн 94 километр тоньяк-кончыгышта ята.
Авылнын пейзажын ачык хэм тулы курим дисэн, аны Саба ягындагы каршы ягына менэсен. Менэ ул шунда уч тобенэ салынган комеш тэнкэдэй бик ачык хщм тулы булып куз алдында торыр. Энэ авыл уртасыннан борыла-борыла хэм тирэ-якка ямь биреп Сатыш елгасы ага. Бик куплэрнен шул елгага бэрэнге бакчалары тошэ. Каршыдагы таунын да уз эхэмияте бар, анын бер як итэгендэ алма бакчасы жэелеп ята, икенче ягында ясалма сулык, буа бар. Авылнын икенче ягында ферма, арырак тагын авылнын тавы кутэрелэ, э аннан сон авылнын иген кырлары башланып китэ. Югарыда телгэ алынган авылнын бу таулары, гэрчэ алар тау булмаса да, халык аны элек-электэн тау дип йортергэ яраткан. Чынлыкта алар таулар тугел, э калкулыклар гына. Чагыштырма биеклеге берсенен дэ 35 метрдан артмый, абсолют биеклеге 229 метр. Икенче торле эйткэндэ, нинди дэ булса бер дингезнен суын Сатышка ерып кертик дисэк 229 метр тирэнлектэ канау казырга туры килер иде. Сатышнын авыл хэм басу рельефы бик гади, ул нигездэ калку тигезлектэ тора. Уртача биеклеге 195 метр.