Сабам минем гузэл ягым.Нэкь менэ Саба Парк балалар олкэннэр очендэ ял урыны булып санала.Анда балалар очен мэйданчыклар,олкэннэр очен тренажерлар урын алганБайлар Сабасы авылын түбәндәгечә сурәтли: «Мәмәт бушлыгы, Сөтчә, Сабабаш, Байлар Сабасы авыллары Саба суы буена утырган. Авылда ислам дине тота торган 846 ир-ат һәм 809 хатын-кыз көн итә. риваятьләргә караганда, авыл XVI йөз башында барлыкка килгән. Аны Мәмәт исемле бер бай татарның ике улы нигезләгән.
Урта Саба, Туктар, Шайтан-Елга авыллары Саба суы ярында урнашкан, анда ислам динендәге 258 ир-ат һәм 235 хатын-кыз көн күрә. Алар XVI йөз уртасында Мәмәт бушлыгыннан аерылып чыкканнар. Иске Саба (Туктар) авылы Урта Саба буена урнашкан. Анда 118 ир-ат һәм 131 хатын-кыз гомер кичерә. Чәбки-Саба (Чәүкә), Шайтан-Елга авылларында 118 ир-ат һәм 118 хатын-кыз исәпләнә». 1898 елда Иске Саба (Туктар), Чәбки-Саба, Мәмәт бушлыгы (Байлар Сабасы), Урта Саба авылларында татарлар яши дип искә алына. К. П. Берстель җыентыгындагы мәгълүматларга караганда, Чәбки-Саба (Чәүкә) авылында 339 татар, Иске Саба (Туктар) авылында — 370, Мәмәт бушлыгында (Байлар Сабасы) — 1800, Урта Саба (Шайтан-Елга) авылында 650 татар кешесе яшәгән.
Саба атамасы «Идегәй» дастанында да телгә алына: Сабасы зифа Сабакүл Сабасын татып тотмады.
Билгеле булганча, «саба җиле» дип иртәнге саф, йомшак җилгә әйтәләр.