Китаптан да олы байлык юк. Иң бай кеше – гыйлемле кеше. Китапханәләр һаман үсә, җиһазландырыла.Районыбыз китапханэсендэдэ тозеклэндеру эшлэре бара.
Сабада 1918 елда беренче китап уку йортына нигез салучы булып Шәрип Галиев санала. Ул итче Гали Нуриевның таш келәтендә халыктан китап җыйнап туплый башлый. Халык үзендә сакланган иң кыйммәтле китапларын бирегә тапшырып, шулай басмалар саны артканнан-арт
Бер гасыр элек берничә йөз китап тупланып, үзенең эшен башлап җибәргән китап уку йорты бүген 330 мең китапны саклап, халкыбызны үзенә әйдәп торучы Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасына әверелде. Ул үз эченә 27 филиалны, Саба үзәк һәм балалар китапханәсен берләштерә, китап белән укучы арасында ныклы рухи күпер булып тора.