Гаилэбез белэн опера хэм балет театрына килдек.
Театр бинасы 1936 елда архитектор Н.П.Скворцов проекты буенча төзелә башлый. 1948 елда архитектор И.Г.Гайнетдинов бинаның фасад һәм интерьерларына, антик бизәк һәм татар халкының гамәли бизәлеш сәнгате элементларын берләштереп, совет неоклассицизмы стилендә үзгәрешләр кертә. Ян-яктагы ярымтүгәрәк фасадларда А.С.Пушкин (скульптор Н.К.Вентцель) һәм Г.Тукай (скульптор Е.И.Шулик) һәйкәлләре урнаштырыла. Театр интерьерларын бизәү эшендә скульптор В.В.Ламмерт һәм рәссам Ч.Г.Әхмәров катнаша.
Театр ачылу турында карар 1933 елның 4 ноябрендә ТАССР Халык комиссарлары советы тарафыннан кабул ителә.
Театр 1939 елның 17 июнендә Н. Җиһанов әсәре буенча «Качкын» операсы премьерасы белән ачыла. Беренче балет спектакле («Файдасыз саклык» – «Тщетная предосторожность», П.Гертель) 1939 елның 9 сентябрендә күрсәтелә.16 ел дәвамында спектакльләр Казан Зур драма театры һәм Татар академия театры сәхнәләрендә бара. 1956 елдан үз бинасында куела башлый. Аның сәхнәсендә куелган беренче спектакль – Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы.Труппаның беренче составында Татар опера студиясен тәмамлаган З.Байрашева, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, М.Булатова, Х.Зәбирова, М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, Н.Даутов, У.Әлмиев, Л.Маев, Л.С.Верниковский, М.Булат-Родионов һ.б. була. Алар – театрда куелган спектакльләрдә төп партияләрне беренче булып башкаручылар.Театр Татарстанның милли опера һәм балет сәнгате үсешенә үз эшчәнлегенең беренче унъеллыгында аеруча зур өлеш кертә («Ирек», «Алтынчәч» (Н.Җиһанов; 1940, 1941), «Галиябану» (М.Мозаффаров; 1940) опералары, «Шүрәле» (Ф.Яруллин; 1945) балеты, «Башмагым» (Җ.Фәйзи; 1942) музыкаль комедиясе, «Түләк» операсы, «Зөһрә» балеты (Н.Җиһанов; 1945, 1946).
Бер үк вакытта төп классик Европа һәм рус опера һәм балет репертуарын да («Риголетто», «Травиата», Дж. Верди; «Фауст», Ш.Гуно; «Чио-Чио-сан», Дж. Пуччини; «Евгений Онегин», «Аккош күле» («Лебединое озеро»), П.Чайковский; «Жизель», А.Адан; «Коппелия», Л.Делиб һ.б.) үзләштерү бара.Гомумэн бик матур затлы хэм завыклы бу театр.