Нихаять бу затлы китапханэдэдэ булдым. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы бар. Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә. Бераз соңга калып булса да, 1865 елның 10 (яңа стиль белән – 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла.
1906 елда Казанда яшәүче мөселманнар өчен җәмәгать китапханәсенең аерым бүлеге ачыла һәм шул заманда Россия татарлары арасында мәдәният-мәгърифәт үзәге булып таныла. Бүлекнең башлангыч фондында төрле шәхесләр бүләк иткән 915 исемдәге 1277 том исәпләнә.
1917 елгы инкыйлаб китапханә тарихында яңа үзгәрешләргә этәргеч бирә: аның исеме Үзәк губерна китапханәсе, ә 1923 елда – Үзәк шәһәр китапханәсе дип үзгәртелә. 1920 елда аңа В.И.Ленин исеме бирелә. Мөселманнар өчен оештырылган бүлеге 1919 елда 5 номерлы шәһәр китапханәсенә үзгәртелә, 1922 елдан Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк көнчыгыш китапханәсе дип атала башлый, 1929 елда Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерелә.
1934 елда Үзәк шәһәр китапханәсе өлкә китапханәсе итеп үзгәртелә, бер үк вакытта аңа республикада китапханәләр эше белән методик җитәкчелек итү вазыйфасы да тапшырыла. 1965 елда китапханәнең яңа уставы раслана, шушы устав нигезендә ул фәнни китапханә статусын да ала.