Лесхоз музеенда урнашкан борынгы эш кораллары кугэзмэсе белэн дэ таныштык.
бу – бишек. Бик борынгы заманнарда әле кыйммәтле коляскалар булмаганда, тапкыр халкымәлеге җайланманы уйлап тапкан. Халкым шул чорда читән бишекләр үргән, кабык бишекләр ясаган. Шул бишектә йоклаган сабый тынычлап, рәхәтләнеп йоклаган. Соңрак бишекне агачтан сырлап, матур итеп ясаганнар. Карагыз әле, укучылар, ничек оста итеп, зәвык белән ясалган бит ул! Монда йоклавы да рәхәттер, әйеме?! Ә бишек янында дәү әниең әкият сөйләп торса, тагын да рәхәттер әле! Күренекле шагыйребез Г.Тукай да юкка гына: “Аннары төннәр буена әбкәм хикәят сөйләгән”,- димәгәндер.
Брынгы кешелэр нидэн генэ файдаланмаганнар.Таштан кала, хезмәт кораллары ясаганда кешеләр җәнлек һәм балык сөякләре кулланганнар. Алардан кагыйдә буларак кием тегүдә кулланылучы инә һәм без ясаганнар. 2.Борынгы хезмәт кораллары. Борынгы кешеләрдә аучылык. Җыючылыктан тыш борынгы кешеләрнең икенче мөхим шөгелләре аучылык булган. Алар үзләре аулаучы эре җәнлекләрне елга яры буена яисә капкынга куып китереп ташлар белән бәргәннәр. Уңышлы ау аларга озак вакытка азык белән тукланырга мөмкинлек биргән. Бик еш борынгы кешеләр аучылык белән шөгыльләнгәндә ут кулланганнар. Утта озын сөңгеләрне яндырып очлаганнар. Ау вакытында хайваннарны факелы яндырып үзләренә кирәк җиргә куганнар.Утны үзләштерү.Беренче вакытта кешеләр утны яшен вакытында янып киткән агачлардан алганнар. Аны бик нык саклаганнар әгәр сүнсә гаепле кешене шунда ук кабиләдән куганнар. Мондый ут табу ысулы ышанычлы булмаган шуның өчен кешеләр табигатькә бәйсез рәвештә ут табу юлын эзләгәннәр.
14 XX гасыр урталарына кадәр күпкенә кабиләләр йөз мең еллар элек мәглум булган ике таякны ышку ысулын кулланганнар. Бер агачта чокыр ясап анда икенче агачны куеп ышкыганнар агачлар кызгач аңа мүк куеп утны үзләренә алганнар