Балтач районынын бик тэ матур китапханэсендэ булдым.
Балтач районы - Бөек Тукаебыз дан җырлаган шигъри Казан аръягының ерак төбәге. Ул безнең республиканың иң төньягында урнашкан, Россиянең Киров өлкәсе, Марий Эл Республикасы белән чиктәш. Күршеләребез - Республиканың Арча, Кукмара, Саба районнары. Район 1930 елның 30 августында оешкан. Территория 1094 квадрат километр тәшкил итә, халкы - 34 меңнән артык кеше. Бездә 10нан артык милләт вәкилләре дуслыкта һәм туганлыкта яши һәм эшли. Халыкның күпчелеген тәшкил итүче татарлардан тыш, удмуртлар, марилар, руслар саны да шактый.
Районда 59 мәгариф учреждениесе, 55 сәламәтлек саклау учреждениесе, 88 мәдәният учреждениесе, 170тән артык спорт корылмасы бар.
Балтач районында 77 торак пункт бар. Алар арасында үзенең тарихи мэдрэсэсе белән танылган Түнтәр авылы, һөнәр ияләре һәм осталары белән дан тоткан Смәил, үзләренең милли халык архитектурасы белән аерылып торган Куныр, Шеңшеңәр авыллары, удмурт халкының күп кенә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен тәрбияләгән Чепья авылы бар. Барлык торак пунктлар 1 шәһәр һәм 17 авыл җирлегенә берләштерелгән. Татарстан Республикасы башкаласы - район үзәгеннән 100 км ераклыкта урнашкан Казан шәһәре белән, республиканың күрше районнары үзәкләре Малмыж һәм Нократ Аланы шәһәрләре белән, Мари Эл Республикасының Мари-Төрек районы үзәге белән ел әйләнәсендә автобус элемтәсе урнаштырылган.
Район үзәге - Балтач шәһәр тибындагы поселыгы. Танылган тарихчы әл-Мөслими мәгълүматларына караганда, аңа 1369 елда нигез салынган. Хәзер бу төзекләндерелгән һәм матур торак пунктта җиде меңнән артык кеше яши. Урта мәктәп, мәктәп-гимназия, 5 балалар бакчасы, үзәк хастаханә, мәдәният йорты, китапханә, спорт мәктәбе, сәнгать мәктәбе, спорт комплексы, мәчетләр, киң кибетләр челтәре, җитештерү һәм халыкка хезмәт күрсәтү предприятиеләре бар. Район тимер юллардан һәм су юлларыннан ерак урнашкан. Йөкләр ташу һәм пассажирлар йөртү автомобиль транспорты белән гамәлгә ашырыла. Район территориясе аша танылган Себер тракты уза. Аның буенча Россия буйлап сәяхәт вакытында атаклы рус язучысы А.Радищев узган. Ул үзенең юл язмаларында Яңгул, Кариле, Арбаш авылларын искә ала, халыкның тормышы һәм көнкүреше турында җылы сүзләр әйтә