«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИВремя с интересомДөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Автор
Опубликовано: 3104 дня назад (27 октября 2017)
Редактировалось: 1 раз — 23 апреля 2026
+3
Голосов: 3
Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

– Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез – ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – “Туган тел”.

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме – ул туган теле! Минем туган телем – татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп “балам” дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән “әни” сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. “Туган тел” шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул – халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем – татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү – бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе – гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.
1993 просмотра
Комментарии (5)
Альбина Хамидова # 27 октября 2017 в 06:08 0
Бик матур язылган.
Альбина Хамидова # 27 октября 2017 в 06:08 0
+
Александра Бадертдинова # 27 октября 2017 в 06:35 0
Молодец!
Александра Бадертдинова # 27 октября 2017 в 06:36 0
Лови +
Кочетков Мансур # 27 октября 2017 в 08:17 0
Шеп!
Мы в контакте