ГлавнаяБЛОГИВперед к мечтеСоветлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле

Новые записи

Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле

Автор
Опубликовано: 1659 дней назад (15 сентября 2021)
Редактировалось: 1 раз — сегодня в 13:17
+6
Голосов: 6
Татарстанның Казан шәһәренең Беренче май мәйданында бик матур һәйкәл бар. Ул татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле. Аның скульпторы — В.Е.Цигаль, архитекторы — Л.Г.Голубовский. Куелу вакыты - 1966 ел.
Һәйкәл 3 төп өлештән торучы архитектура — киңлек комплексыннан тора: мәйдан (стилобат), скульптура һәм гранит дивар. Скульптура аслыктан 8 метрга өскә күтәртелгән. Көнбатыш яктан һәйкәлгә киң гранит баскыч илтә. Композиция үзәгендә мәйданның кечерәйтелгән күчермәсе булган чәчәклек утыртылган. Ян-якта ялтыратылган (полировкаланган) граниттан эскәмияләр куелган. Монументның трапеция формасында эшләнгән гранит мәйданчыгы җир өслегеннән күтәртелгән.
Скульптура белән бербөтен хасил итүче бронза аслыкта факсимиле култамгасы «М. Җәлил» ясалган.
Җәлил фигурасында тыелгысыз ашкыну сурәтләнгән. Көрәшче шагыйрь үзен чорнаган тышаулардан котылырга тели. Горур чөелгән баш, киерелгән иңбашлар, буйсынмас ихтыярлы күз карашы батырлык, әхлакый көч, каһарманлык турында сөйли.
Скульптура артында мәйданчыкта гранит блоклардан дивар күтәртелгән. Анда стильләштерелгән карлыгачлар сурәте һәм Җәлил шигырьләреннән русча һәм татарча 3 өзек бирелгән. Беренчесе — «Пел я, весеннюю свежесть почуя, Пел я, вступая за Родину в бой». Икенчесе — «Лишь в свободе жизни красота! Лишь в отважном сердце вечность есть!». Өченчесе — «Жизнь моя песней звенела в народе, Смерть моя песней борьбы прозвучит».

Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле
463 просмотра
Комментарии (7)
Даян Ильин # 15 сентября 2021 в 18:21 0
+1! Памятник Муса Джалилю!
Камилла Имамутдинова # 15 сентября 2021 в 18:31 0
+2
Саша Кузьмин # 16 сентября 2021 в 04:36 0
Галия, надо писать небольшой текст к фото.
Регина Шакирьянова # 16 сентября 2021 в 18:13 0
Галия+
Дамир Гарифуллин # 30 октября 2021 в 09:36 0
Здорово молодец
Тимур Зиганшин # 8 ноября 2021 в 06:54 0
Молодец!
Диляра Юсупова # 9 ноября 2021 в 10:53 0
Молодец, Галия! +