Безнең авылда Изгеләр коесы бар. Бик борынгы инде ул. Өйләргә су керсә дә,күп кеше көянтә-чиләкләр белән коега йөри. Элегрәк юлчылар биредә тукталып хәл ала торган булганнар, дога кылганнар, Изгеләр коесыннан су алып чәй кайнатканнар. Ә су бүген дә шифалы булып санала. Аны эчеп дәваланган кешеләр дә җитәрлек. Коеның каршында изгеләр зираты. Анда өч кеше җирләнгән. Хәзер инде монда кем күмелгәне билгеле түгел. Әлеге каберләр 2-3 метр биеклектәге рәшәткә белән уратылып алынган.