Бауман урамының иң кызыклы истәлекле урыннарының берсе - Екатерина II каретасы. Бу - 1767 нче елда патшабикәнең Казан буенча утырып йөргән каретаның чуен күчермәсе. Конструкция ике пар зур һәм кечкенә тәгәрмәчләрдән тора, алар ике озын каркаска беркетелгән. Алда кучер өчен “бәрхет” балдахинлы утыгыч, уртада күк төсендәге матур бизәкле стеналы кабина урнаштырылган. Кешеләр каретаның могҗизалы булуына ышаналар: аңа утыргач, ниндидер сәяхәт турында хыялланып, аны күз алдына китерсәң, бу хыял, һичшиксез, чынга аша, имеш. Мин дә әлеге каретага утырып теләк теләп карадым әле. Белмим, чынга ашырмы?!