Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар.
Тик шулай да яратам мин көз айларын. Ник дисезме? Чөнки көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә. Кояшлы матур көннәрдә ,яңгырга тидермичә җыеп алырга да кирәк бит әле аларны. Белгәнебезчә, бакчада көзен эш бик күп.
Иң беренче бәрәңге, суган, сарымсак уңышлары җыелып алына һәм кышка сакларга урнаштырыла. Кишер, чөгендер, кәбестә үз вакытларын көтеп, сабыр гына көзге кояшка кызыналар. Тиздән аларны җыеп алыр вакыт җитә инде.