Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш,бодай җирләре бушап кала. Комбайнчылар басуларда көннәр буена,ялны белмичә эшлиләр.Чөнки бер эш көне ел буена туендырачак. Тиздән кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошларда җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Тиздән алар да җылы якларга китеп, кыш беткәнен көтәчәкләр. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар саубуллашып, ерак юлга кузгала