Моя мама Шайхутдинова Диля Шамилевна прошла во 2 этап конкурса Родительский комитет КДШ. А это моя работа про мою маму.
Әнием һөнәре
Мәдәният йортлары күп
Әгерҗе шәһәрендә.
Менә шуларның берсендә
Эшли минем әни дә.
Мәдәният йортының ул
Мөдире булып тора.
Бәйрәм, кичә, концертларны
Бик оста оештыра.
Матур итеп алып бара
Һәрбер узган чараны,
Үзе җырлый, үзе бии
Бик күп төрле һөнәре.
Әнинең концертларында
Мин дә теләп катнашам.
Биим, җырлыйм, шигырь сөйлим,
Рольләр дә уйнап алам.
Карый һәрбер чараны
Тамашачы яратып.
Зур уңышлар, рәхмәтләр
Әйтә киткәндә кайтып.