Юл йөрү кагыйдәләрен кушу таблицасы кебек белү мөһим,-ди укытучы апабыз. Мин инде юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башладым. Сезгә дә берничә кагыйдәне тәкүдим итәм.
! Туктап торучы машина шулай ук хәвеф чыганагы. Ул зур тизлектә килгән икенче автомобильне «күрсәтмәскә» мөмкин. Шуңа күрә туктап торучы машиналар арасыннан юлга чыгарга ярамый!
! Тукталышта торган автобусны алдыннан да, артыннан да узу куркыныч. Чөнки автобус машиналар хәрәкәтен каплап тора. Никадәр ашыксаң да, мондый вакытта җир асты юлы аша, я булмаса якындагы җәяүлеләр юлыннан чыгарга киңәш ителә.
! Акрын килгән машинага карап алданма! Кызуырак килгән икенче автомобильне күрми калуың бар һәм хәтта светофорда да уяулыкны югалту дөрес түгел. Туктыйм дигәндә генә машинаның тормозы «тотмый» башларга да мөмкин.
! Без хәзер урамда плеердан музыка тыңлап йөрергә яратабыз. Әмма юл аша чыкканда бу катгый тыела. Чөнки җыр машина тавышын ишетергә комачаулый.
! Шофер мине күрә, үткәреп җибәрер әле, дип уйлаучылар да ялгыша. Юлга килеп җиткәч, һичшиксез, туктарга һәм хәрәкәткә тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Беренче карашка буш кебек тоелган урамда да безне хәвеф сагаларга мөмкин. Шуның өчен игътибарлы булыгыз!
Юлларда һәрвакыт игътибарлы булыгыз!!!