Автор блога: | Румиль Мухаметянов |
Румиль Мухаметянов
8 мая 2023
0
284
Нет комментариев
|
Бүген Әфган җирендә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Искәндәров Минсалих Фоат улына мемориаль такта ачу тантанасы булды.Бу тантанага әфган сугышында катнашкан абыйлар, авылдашлар килде. Минсалих абый безнең авлыбызның горурлыгы, без аның батырлыгы белән горурланабыз.
|
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек һәм чыдамлылык тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә. Сәламәт булыйк, дуслар!
|
Авылыбыз мәдәният йортында "Карга боткасы" булды. Без элек булган йолалар белән таныштык. Өйдән өйгә кереп ярма, йомырка, май җыеп йөрдек, хуҗаларга исәнлек, саулык теләдек. "Түбәтәй", "Кәрия - Зәкәрия" уеннарын уйнадык, бик тәмле ботка ашадык. Уңышлы, җылы яз килүен теләп "Яз килә" җырын башкардык. Бәйрәм бик күңелле үтте. |
Безнең мәктәптә барлыгы 16 укучы укый. Без бер гаилә кебек яшибез. Бергә тырышып укыйбыз, тәнәфесләрдә бергә уйныйбыз, төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә, концертларда катнашабыз. Авылыбыз мәдәният йортында бергә "Тынычлык" җырын башкардык, авылдашларыбыз безне бик озак алкошладылар.
Әтиемә бүләгем |
Мәктәбебездә әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Искәндәров Минсалих Фоат улы истәлегенә шашка уены булды. Миндә бу уенда үз көчемне сынадым һәм диплом белән бүләкләндем.
|
Авылыбыз мәдәният йортында "Татар егете", "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе үтте. Мин дә бу бәйгедә бик теләп катнаштым, үземнең осталыгымны,белемемне сынадым. "Иҗади шәхес" номинациясенә ия булдым.
|
Безнең гаиләдә 7 кеше: әтием, әнием, абыем, мин һәм ике апаем. Безнең гаилә дус, тату, бердәм. Без ял көннәрен бергә үткәрергә яратабыз. Бүген минем язгы каникуллар дәвам итә, әтием эштә, абыем укуда, ике апаем балалар бакчасында. Без әнием белән икәү алар кайтуга татар милли ашларының берсе - кыстыбый пешерергә булдык. Кич белән бергә җыелып ашадык, бик тәмле булды, барысы да безгә рәхмәт әйтте. Үзең эшләп ашагач бик тәмле була икән ул.
|
Без мәдәният йортында булдык. Гөлгенә апабыз безгә Әфган сугышында, Чечня сугышында, армия сафларында хезмәт иткән авылдашларыбыз турында сөйләде. Без алар белән горурланабыз.
Әфган сугышында үз бурычын үтәгән авылдашыбыз Шакуров Равиль абыйның альбомын, медальләрен карадык. Бүгенге көндә Украинада махсус операциядә катнашучы авылдашыбыз Рөстәм абый белән таныштык. Без аның белән горурланабыз. Бергәләп "Тынычлык" җырын башкардык |