Сәләмушки барчагызгада:))
2 гыйнвар көнне безне,ягъни Саба районы үзәк китапханәсе тарафыннан даими оештырылып килә торган Әдәби алан проекты финалистларын котлау тантанасына чакырдылар.
Бик тә күңелле чара булды. Без уеннар уйнадык, концерт тамаша карадык, тау шудык, җырладык, биедек, рәхәтләнеп күңел ачтык.
Безгә, даими шушы проектта катнашып барган өчен, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шундый кызыклы проектлар булдырып,
күңелле чаралар оештырганнары өчен Саба районы китапханәчеләренә, үзебезнең Килдебәк авылы китапханәчесенә зур рәхмәтемне белдерәм.