Татар халкының бөек улы , герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә оештырылды һәм шагыйрьнең шигырьләрен уку, аның әсәрләренә рәсемнәр ясау буенча конкурс оештырылды. Без барыбызда актив катнаштык.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл – халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да калку гәүдәләнә. Шуңа күрә герой-шагыйрьнең үлемсез иҗаты, җәлилчеләрнең тиңдәшсез, героик көрәше безнең өчен бүген дә гаять зур әһәмияткә ия.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Мәңге үлмәс...