Без гаилә белән табигатькә чыгарга бик яратабыз. Агачлар шаулавын, кошлар сайравын тыңларга, ел фасыллары алышынган арада табигатьнең үзгәрүен күзәтергә бик күңелле.
Җәен җиләк, язын миллек, көзен гөмбә,чикләвек җыярга барабыз. Табигатьнең байлыклары бик күп.
Менә бу ялларда да без гаиләбез белән Арча районы Югары Мәтәскә авылында гөмбә җыярга, авыл табигатен күзәтергә чыктык. Бу авылда минем әби-бабаем яшиләр.
Табигатьтә йөрү тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек бирә.
Сезгә дә шулай ялларны табигать кочагында үткәрергә тәгьдим итәм.