ГлавнаяБЛОГИПривет всем!!! Я - Замира!!!Чишмә - табигать күрке.

Новые записи

Чишмә - табигать күрке.

Автор
Опубликовано: 1265 дней назад ( 2 октября 2022)
Редактировалось: 4 раза — последний вчера в 03:56
+4
Голосов: 4
Элек-электән сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Торак урыннарны, шәһәрләрне, авылларны елга, күл, чишмә буйларына төзи торган булганнар. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк.
Борынгы кешеләр чишмә, кое, диңгез, елга, күл, буа, кебек су чыганакларына табынганнар. Аларны изге әйберләр дип исәпләгәннәр. "Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар”, – дигәннәр борынгылар.
Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Гадел, киң күңелле, эчкерсез кешеләрне чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә борынгыдан изге чишмәләр, шифа чишмәләре турында легендалар, мифлар яши, җырлар, шигырьләр чыгаралар. Ул минераль тозларга бай. Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва.
Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. Минем дә сезгә берничә матур чишмәне күрсәтеп китәсем килә.
Максабаш авылы чишмәсе
Чишмә - табигать күрке.
Чишмә - табигать күрке.

Югары Мәтәскә авылы чишмәсе
Чишмә - табигать күрке.
Чишмә - табигать күрке.

Түбән Мәтәскә авылы чишмәсе
Чишмә - табигать күрке.
Чишмә - табигать күрке.

Һәрбер чишмәнең эшләнеше үзенә бер үзенчәлекле. Әле алар бик күп, алга таба да башка авыл чишмәләрен дә күрсәтеп үтәрмен әле.
290 просмотров
Комментарии (10)
Зарина Мустакимова # 2 октября 2022 в 18:43 0
Бигрэк матур чишмэ! Э суы нинди шифалы,тэмледер!!!
Замира Габсаттарова # 2 октября 2022 в 18:52 0
Әйе, бик чиста һәм бик тәмле:))
Лиана Фаррахова # 3 октября 2022 в 03:52 0
Бик матур!
Даниил Ананин # 3 октября 2022 в 04:27 0
Очень красиво! Родник в виде кувшина - очень необычно смотрится.
Айзиля Муллагалиева # 3 октября 2022 в 05:17 0
БИК матур чишмэ!
Зайнап Валиахметова # 3 октября 2022 в 06:12 0
Молодец, бик матур чишмәләр. Син безнең районда буглансын икән.
Замира Габсаттарова # 3 октября 2022 в 06:33 0
Әйе, булгалыйм
Ариадна Аксенова # 3 октября 2022 в 11:01 0
Очень красиво!+
Кира Борисова # 3 октября 2022 в 11:55 0
Хороший блог.
Лови+1
Анвар Хасаншин # 3 октября 2022 в 18:23 0
Бик матур чишмә!