Батырлар исемлеген дәвам итеп үзебезнең Саба районы Килдебәк авылы батыры белән дә Сезне таныштырып үтәсем килә.
Килдебәк авылыннан данлыклы шәхес, батырлык үрнәге булып торучы - Тулы Дан ордены кавалеры, Тимергалиев Корбангали Тимергали улының исемен дә аерым искә алмый мөмкин түгел. Ул 1924 елның 19 сентябрендә Саба районы Килдебәк авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк хезмәт сөючән, тырыш, бик җитди, аз сүзле, җаваплы булып үскән егет. Килдебәк урта мәктәбендә белем ала. Сугышка киткәнче бригадир булып эшли. Сугышның беренче көннәреннән үк үз-үзен аямыйча көрәшә.Тимергалиев Корбангали Тимергали улы — кече сержант, разведчик.
1942 нче елда Бөек Ватан сугышы фронтына китә. Аңа бары тик ул вакытта 18 яшь кенә була. Армиябезнең алгы частьлары белән бергә, Тимергалиев расчеты да Днепрны беренчеләрдән булып кичә. “Сугышчан хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 1944нче елда III дәрәҗә дан ордены белән бүләкләнә. Моңа ул җәйге сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен лаек була.
Жлобин шәһәре тирәсендә немецлар ике елга якын торалар. Бу вакыт эчендә алар анда көчле оборона корылмалары төзиләр. Рота командиры өлкән лейтенант Кратченко дошман утын бастыруны Тимергалиев белән Берлизовка тапшыра. Егетләр граната атып дошман пулеметын сафтан чыгаралар. Шул арада иптәшләре яралана һәм Корбангалине связной итеп билгелиләр. Ул бу бәрелештә могҗиза белән генә исән кала, дошман минасы аның янына килеп төшә. Иң элек ул яраланган Кратченкога беренче ярдәм күрсәтә, аннары һөҗүмне дәвам итә. Дошман чигенә, Корбангалигә күрсәткән батырлыгы өчен 1944 нче елда II дәрәҗә солдат Дан ордены бирелә. 1945нче елның апрелендә безнең гаскәрләр Нейсе елгасына килеп җитәләр. Разведчик кече сержант Тимергалиев Будеррозе районында Нейсе елгасын кичкәндә һәм дошман оборонасын өзгәндә елганы йөзеп чыгып, разведчиклар группасы белән дошманның беренче траншеясына бәреп керә.
Гранаталар ыргытып, дошманның бер взводка якын пехотасын юк итә. Разведкага барып иптәше Девиков белән бергә унсигез немецны кулга төшерәләр. Нейсе елгасы буендагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 1945нче елда I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул чакта аңа бары 20 яшь кенә була.
Безнең якташыбыз сугышның ахырына кадәр туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә үз-үзен аямыйча көрәшә, күп кенә орден-медальләргә лаек була.
Җиңү яулап сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, 1948 елда Корбангали абыйны Мәскәүгә төзүчелеккә укырга җибәрәләр. Укып кайткач, ул Әлмәттә прораб булып эшли. Төзелештәге тырыш хезмәте өчен “Октябрь революциясе” ордены белән бүләкләнә. Әлмәт якларында нефть чыга башлагач та ул читтә калмый. Тырыш хезмәте өчен Корбангали Тимергалиев Коммунистик Хезмәт ударнигы исеме һәм СССР нефть промышленносте отличнигы исеменә лаек була. 1966 елдан Корбангали абый КПСС сафларында, шулай ук күп еллар Әлмәт шәһәр советында депутат булып сайлана. Ул актив хезмәт эшчәнлеге алып бара. Корбангали Тимергалиев Әлмәт шәһәрендә мәңгелек ут һәм сугышта һәлак булганнарга һәйкәл салуда катнашкан. Шулай ук Саба районы Килдебәк авылында да (5-25 июнь 1981 ел) обелиск ачуны оештыручы һәм аңа нигез салучы да Корбангали абый була.
Корбангали Тимергалиев һәр ел саен туган авылы Килдебәккә туганнары янына кайта. Анда урман-болыннарда йөри, туган як табигатенә соклана, авылдашлары белән очраша, укучыларга сугыш вакыйгалары турында сөйли. 1982 нче елның 19 февралендә хөрмәтле якташларының вафат булу хәбәрен авылдашларының һәрберсе шәхси кайгы итеп кабул итә.
Авылдашлары, якташлары геройны онытмый. Тимергалиев Корбангали Тимергали улын без бер кайчанда онытырга хакыбыз юк, ул яшь булуына карамастан нинди батырлыклар күрсәткән шәхес.
Бу уңайдан Килдебәк урта мәктәбенең фойесында "Килдебәк урта мәктәбендә 1931-1938 елларда Дан орденнарының тулы кавалеры Корбангали Тимергали улы Тимергалиев укыган" -дип язылган мемориаль такта куелган. Шулай ук авылыбызның нәкъ уртасында, мәдәният йорты бакчасында Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан 1990 елның 9 май көнендә Корбангали Тимергалиевка бюст куелган. Һәр елны Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм митингы аның янәшәсендә уза.