Администратор блога: | Ильяс Хисматуллин |
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә, Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби; Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби. Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре, Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре. Бу әкиятне укымаган, ишетмәгән кеше юктыр. Әкият герое шүрәле белән без кечкенә вакыттан Г. Тукай әкияте аша таныш булсак, соңрак аны башка язучыларның шигырьләрендә, җырларда очратып, башка төрле итеп белдек. “Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре”. Ә без аннан бер дә курыкмыйбыз. Ул безнең төрле бәйрәмнәрнең көтелгән кунагы. “Салават күпере” журналы үткәргән “Шүрәле малае Шүркә” конкурсында, «Сөйкемле Шүрәле” Бөтенрәсәй иҗади эшләр бәйгесендә без бик теләп катнаштык.
Ильяс Хисматуллин
2 декабря 2014
+29
1547
2 комментария
|