ГлавнаяБЛОГИПервоклассникАктанышым ак илем

Новые записи
Чебурашка 2 в кинотеатре
Чебурашка 2 в кинотеатре
6 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Рождественский концерт  в Храме Сергия Радонежского
Рождественский концерт в Храме Сергия Радонежского
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Цирк "Конек-Горбунок"
Цирк "Конек-Горбунок"
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Буратино
Буратино
1 февраля 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Казанский Цирк
Казанский Цирк
1 февраля 2026 - Мария Иванова 0 0
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
Проспавшая красавица. Новогодняя сказка в Ратуше
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
Новогодний концерт коллективов КЦ "Московский"
27 января 2026 - Юлиана Калмыкова 0 0
Орбита фест
Орбита фест
27 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
МультЕлка
МультЕлка
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Спектакль Дук-Ду
Спектакль Дук-Ду
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Концерт к 270 летию Моцарта
Концерт к 270 летию Моцарта
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Кукольный театр экият
Кукольный театр экият
25 января 2026 - Мадина Валиахметова 0 0
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
Гала-концерт фестиваля "Солнечный мост"
25 января 2026 - Маша Жарких 0 0
Выставка " На златом крыльце сидели "
Выставка " На златом крыльце сидели "
24 января 2026 - Ильвина Мазитова 0 0
Буратино в кино
Буратино в кино
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 +1
Конек-горбунок в Казанском цирке
Конек-горбунок в Казанском цирке
22 января 2026 - Диана Кадырова 0 0
Москва
Москва
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Новогоднее представление в ДК Ленина
Новогоднее представление в ДК Ленина
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Раифа
Раифа
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0
Выставка промыслов в ДК Залесный
Выставка промыслов в ДК Залесный
22 января 2026 - Полковников Егор 0 0

Актанышым ак илем

Автор
Опубликовано: 4084 дня назад ( 8 декабря 2014)
+27
Голосов: 27
“Гербында – ак барстан,

картада Актаныштан

башлана Татарстан”,-

дип язган үз районыбызның Тат. Суыксу авылында Яшәүче шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев. Шагыйрьләребез язганча, Җөмһүриятебез күгендә Кояшның тәүге нурлары Актаныш төбәгендә кабына. Биредәге халык, өч сәгать поясы кисешкән урында яшәгәнлектән, башка татарстанлылардан 2 сәгать алданрак аягына киенә. Хезмәттәге уңышларының нигезе шуннан башлана.

Безнең районны ике яклап Ык белән Сөн чикли, көнбатыш җилкәсе белән ул Агыйдел ярларына ятып ышыклана. Мәгърүр Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыйдел, гүзәллеген, илһамын һәм назын сеңдереп калырга теләгәндәй, безнең якларга җиткәч, тагын да җәелебрәк, иркенләбрәк ага. Дулкыннары Актанышыбызның йөз чакрымлы бормалы чикләрен иркәли. Бөдрә талларга күмелеп утырган ярлары тугандаш татар, мари, башкорт, удмурт, һ.б. милләт халыкларының үткәненә, азатлык көрәше сәхифәләренә һәм хәзерге көннең героикасына шаһит. Агыйделгә җырлы-моңлы Сөн килеп кушылган урында игенчелек һәм сунарчылык белән шөгыльләнгән борынгы бабаларыбызның эзләре саклана. Безнең җирлектә инде XI-XII гасырда ук болгар бабаларыбыз гомер кичергән. Тат. Ямалы һәм Әҗмәт авыллары янында табылган каберлекләр шуны раслый.

Актаныш Калинин (үзәге Пучы) районы белән бәйләнеше кызыклы. Ул иң башта Актаныш, Байсар, Такталачык, Семиостров, Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй (ул хәзерге Мөслим районына карый) волостьларын үз эченә алып төзелә, аңа бүгенге Мөслим районының шактый авыллары керә. 1935 елны ул Калинин һәм Актаныш районнарына бүленә һәм 1959 елда алар кабаттан бергә кушылалар, район үзәге Актаныш булып кала.
981 просмотр
Комментарии (28)
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:38 +24
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 15:59 +19
Бу апа кем?
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:41 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 15:59 +19
Бигерәк матур! Әллә яңамы?
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:44 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:00 +19
Бу нәрсәләр?
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:48 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:00 +19
Что-то написано!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:51 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:01 +19
Очень красивое место!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 16:57 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:01 +20
И самовар поставили!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:02 +23
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:02 +20
Можно посидеть отдохнуть!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:03 +24
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:02 +20
Здесь аллея героев?
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:05 +24
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:02 +20
Ленин бабай басып тора!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:05 +23
Сандугачлар моңын тыңлап үскән табигать балаларының күңелләрне актарып ташлардай көчле, гүзәл тавышлы булып үсүләре – табигый хәл. Атаклы җырчыларыбыз Салих Хөснияров, Әлфия Авзалова эстафетасын Хәнәви Шәйдуллин (инде мәрхүм), Асаф Вәлиев, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров һ. б. күренекле моң ияләре уңышлы кабул итеп алды. Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов, Инсаф Хәбибуллин, Илгиз Закиров кебек композиторлар, татарның беренче музыка профессоры Мансур Солтанов, Иттакый Халитов, Фәнис Гыйльметдинов Кирам Сатыевтай атаклы башкарычылар белән теләсә кайсы төбәк горурлана алыр иде. Болар халкыбызның йөзек кашлары санала.
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:03 +19
Здорово! Все Актанышские поют!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:06 +23
Иҗатның һәр өлкәсендә кабатланмас шәхесләрне санап бетермәле түгел. Сынлы cәнгатьтә Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Фаил Зиязов, циркта Замир Мостафин, театрда Мохтар Мутин, Нисимә Җиһаншина, Роза Салихова, Данил Салихов, Фаил Ибраһимов, Ришат Гыйздәтуллин, Хафиз Хамматуллин, Диктор Фәйрүзә Исхакова һ.б. бик күпләр районыбызның йөзен ачык чагылдыралар. Таза, сәламәт, көр күңелле халык бүгенге матур тормышында намуслы хезмәте, аттан артык эшләве белән иреште, җирлекне гөлбакчага әйләндерде. Авылларның чисталыгы, төзеклеге, көлеп утыруы ягыннан Актанышка тиңләшүчеләр сирәктер.
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:04 +19
Прекрасные люди, прекрасная природа в Актаныше!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:07 +23
Атаклы шахматчыбыз, дөнья, Олимпия, ил чемпионы Алисә Галләмова якташларына күркәм үрнәк күрсәтә, үз исемендәге призга Актанышта үткәрелгән төбәкара 4 ярышта да район данын яклап чыгыш ясады, кубокны үзебезгә кайтаруга зур көч куйды. Ир-егетләребез, авыл районнары арасында Татарстанда 2 тапкыр җиңеп, яшүсмерләргә төрле бәйгеләрдә алга чыгарга этәргеч ясадылар. Арадан 4 мастерлыкка кандидат, 30 беренче разрядлы уенчы үсеп чыкты.
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 16:05 +18
Здорово! Молодцы!
Ильяс Хисматуллин # 8 декабря 2014 в 17:07 +23
Менә шундый инде ул Актанышым-туган җирем.
алия валиева # 9 декабря 2014 в 03:12 +1
v
Камила Габдракипова # 28 января 2015 в 15:58 +19
Шәп! Актаныш яклары!
Рауф Аманов # 6 февраля 2015 в 19:40 0
Здорово)