Гасырлар чигендә — 1994-1996, 1999-2009 елларда барган сугыш кырында хокук саклау органнары, хәрби хезмәттәге, контракт белән хезмәт итүче егетләрнең каннары коела. Цинк табутта «Груз-200»не кабул итүче гаиләләрнең йөрәкләре һаман да өзеләм-өзеләм дип тора. 18 яшьтә цинк табутта кара җир астына кереп яталар бит алар.
Актаныштан Чечня һәм Төньяк Кавказ төбәкләренә 128 егет озатыла. Шуларның икесе — Рәмзил Заһитов белән Илнур Нургалиев өйләренә табутта кайта. Илнурның батарлыгын мәңгеләштерү максатыннан авылыбызда һәм мәктәптә мемориаль тактаны бергә хезмәт иткән иптәшләре бергә җыелып куйды.