Котычкыч авыр һәм дәһшәтле сугыш еллары үткәнгә дә инде менә 70 ел вакыт узган. Әмма бу сугыш бер авылны, бер гайләне да читләтеп үтмәгән. Дүрт елга сузылган сугыш һәрбер гаиләгә кайгы китергән. Кемнеңдер әтисе, улы, абыйсы сугыш кырларында кайта алмыйча ятып калган.
Ә минем карт бабама Бикбулатов Мансурга сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була.
2015 нче елның 10 маенда бабакаема 85 яшь тулды. Бабам ешь кына сугыш хәтирәләрен безгәдә сөйли, бергә сугышкан дусларын искә ала. Мин бабаем белән бик горурланам һәм аңа озын гомер телим.