В каждой семье – свои традиции и обычаи. Во многих из них с большим вниманием относятся к дням рождения и родителей, и детей. Поздравляют также представителей старшего поколения, то есть бабушек и дедушек. У многих принято вместе отмечать Новый год, собираться дружной компанией за общим столом. Соблюдение таких традиций является полезным с воспитательной точки зрения: подрастающее поколение привыкает к тому, что нужно уважать старших, проявлять к ним повышенное внимание и заботу.
Кроме традиций, в семьях имеются и свои реликвии. Это могут быть самые обычные вещи, с которыми связаны важные воспоминания и события.
Минем әбиемнең сандыгында да буыннан – буынга күчеп килүче кадерле ядкәрләр бик күп. Сез мине нәкъ шул ядкәрләр янында күрәсез. Һәрберсенең тирән тарихы бар, һәрберсе әби-бабамның борынгы тормышын хәтерләтә.
Шуларның берсе белән якыннанрак таныштырасым килә. Бу – күмер үтүге. Әлеге җайланма өчен, һичшиксез, күмер кирәк булган. Тайбә әбием тимер үтүккә мичтән алып кызу күмер сала торган булган. Ул әлеге җиһазны кыздырган. Кызган үтүк белән карт әбием киемнәр үтүкләгән. Ә аның үтүкләргә киемнәре күп булган, чөнки ул 5 бала тәрбияләп үстергән. Тайбә әбиемнән бу ядкәр килене Мөҗәһидә әбиемә күчкән. Ул да бу күмер үтүкне шактый вакыт көнкүреш тормышында кулланган. Ә Мөҗәһидә әбиемнән бу ядкәр мирас булып килене Флюра әбиемә күчкән. Флюра әбием күмер үтүген әбиемнең төсе итеп хәзер дә булса саклый. Бүгенге көндә аларны заманча үтүкләр алыштыра. Үткәнебез белән музейда гына танышабыз. Ә мин гаиләбездә аның ядкәр буларак саклануы белән горурланам. Өч буыннан калган истәлекне кадерләп, саклап тотулары өчен, әбием белән бабаема рәхмәтлемен. "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән Республика конкурсында катнашып сеңлем белән җиңүче булдык.