Зилфэт Басыйров 1927 елның 15 сентябрендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (хәзерге Актаныш районы) Иске Кормаш авылында күп балалы гаиләдә җиде баланың иң өлкәне булып туган. Күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе, кулга алынудан шикләнеп, гаиләсен алып, Пермь якларына күчеп китә. Березники химия комбинатында эшләгәндә әтиләре авариягә эләккәч, табиблар тәкъдиме белән гаилә Ява суы буендагы урман хуҗалыгында яши башлый. Әтисе сугышка киткәч, тормыш йөгенең авырлыгы өлкән бала Зилфәтнең җилкәсенә төшә. Унбиш яшеннән урманчылыкта эшли башлый. 1944 елда Березники шәһәренең 4нче ТЭЦында токарь булып эшли, завод рәссамы да була. Кичке мәктәптә укый, рәсем студиясенә (Леонид Старков сыйныфы) языла. Түбән Тагилдагы Урал сынлы сәнгать укуханәсенең скульптура бүлеген (Анатолий Ноговицын курсы) кызыл дипломга (1955), «скульптура» белгечлеге буенча Мәскәү җирле сәнәгать технология институтын (1962) тәмамлый.