Актаныш технология техникумы, «Актаныш технология техникумы» дәүләт мохтариятле һөнәри мәгариф оешмасы (рус. Актанышский технологический техникум) — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында (1988-1991 елларда эшчеләр бистәсе) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.
35 ел эчендә уку йорты 14 меңнән артык белгеч әзерләгән, шул исәптән 5 111 тракторчы-машинист, 5 626 шофер, 213 комбайнчы, 1 039 аш-су остасы, 208 сыер саву операторы, 303 ташчы, 25 штукатур-буяучы, 24 төзүче, 92 сугару остасы, 95 сатучы, 593 авыл хуҗалыгы бухгалтеры, 379 тегүче, 122 эретеп ябштыручы, 32 терлекчелек остасы, 15 чәчәк үстерүче, 18 мәдәниятне оештыручы, 25 ветеринария хезмәткәре, 20 токарь, 61 электромонтер, 25 социаль хезмәткәр.