Безнен авылыбызда Кирам Сатиевнын музее бар.Ул - танылган баянчы.Кирам Сатиев 1955 елның 21 июлендә Актаныш якларында, Татар Ямалы авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе Шәйхиянның тальянда өздереп уйнаулары, әнисе Сәгадәтнең моңлы матур итеп җырлаулары да аның күңеленә моңнар салгандыр. Инде 4 яшеннән Кирам кулына гармун ала. Бик куп жирлэрдэ укып,ул виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концертлар авторы була.