В нашей школе то же прошла акция "Татарча Диктант !"
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Татарча Диктант” — ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган белем бирү акциясе. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәр теләгән кеше катнаша ала. Бу елны акция дүртенче тапкыр уздырыла. Диктантның текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели.