Мин "ШАЯН ТВ" студиясендә кунакта булдым. Мине "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проектының җиңүчесе буларак чакырдылар. Бик кызыклы әңгәмә булды. Проект белән бәйле сорауларга җавап бирдем. Бу проекта җиңәр өчен бик актив булырга кирәк. Мәдәни чараларга йөрергә һәм көндәлеккә теркәп барырга. Мәдәни чараларга без гаиләбез белән йөрибез. Бу проекта мин бик күп дуслар таптым, без бу проекта бер зур гаилә!
"ШАЯН ТВ" - беренче һәм бердәнбер татар балалар телеканалы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты! 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "ШАЯН ТВ" телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. "ШАЯН ТВ" каналының төп максаты - татар телен популярлаштыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру.
Я побывала на детском канале "ШАЯН ТВ". Конечно, не менее запоминающим событием было приглашение в "ШАЯН ТВ". Нам провели экскурсию по большой студии и показали съемочный процесс. Мне было очень приятно встретиться с ведущими популярных передач, поближе пообщаться с ними и получить ответы на интересующие вопросы. Редактор, Рамзиля, рассказала мне много интересных секретов, которые происходят во время съемок, прямо дух захватывает.