Төбәк музеена 1996 елның 12 августында нигез салына. 2011 елдан Теләче муниципаль районы башкарма комитеты идарәсе карары буенча “Теләче төбәк музее” муниципаль бюджет оешмасы итеп узгэртелэ.
Төп фондның зур өлеше түбәндәге коллекцияләрдән тора:
Этнография әйберләре, авыл хуҗалыгы, һөнәрчеләр, кәсепчеләрнең эш кораллары, йортта ясалган җиһазлар, кирәк-яраклар, савыт-саба, шулай ук искиткеч милли чигү үрнәкләре. Музейда төрле буын кул эше осталары чиккән төрле челтәрләр, җәймәләр, ашъяулыклар, кулъяулыклар саклана.
Музей районда яшәүчеләр арасында популярлыкка ия, шулай ук безнең тылсымлы төбәккә килгән кунакларда онытылмаслык тәэсир калдыра.
Музейдан чыккач бэлэкэй генэ авыл йорты, эби искэ тоште хэм элбэттэ эбинен мич(пич) коймагы. Э сезнен мич коймагы ашаган бармы?