Бөек Ватан сугышы ...Ул җир йөзендәге күпме шәһәр-авылларны җимергән,ничә миллион кешенең гомерен өзгән,күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган.1941ел 22июнь таңы.Таң атып килгән мәлдә куркыныч төшләрдә генә була торган күренеш -чик буе тимерчыбыкларын кисеп,көймәләрдә елгаларны кичеп илебезнең чикләрен атлап керүче дошман гаскәрләре.Туган җиребез өчен аяусыз көрәшкән авылдашларыбызны,аларның батырлыкларын онытырга безнең хакыбыз юк.Аларның исемнәре һәйкәлләрдә алтын хәрефләр белән язылырга тиеш.Советлар союзы,күпсанлы кисәтүләргә карамастан,Германиянең мондый адымына әзер булмый.Бер атна эчендә Гитлер гаскәрләре Балтыйк буе илләренең бер өлешен,Украина,Белорруссиянең шактый территориясен басып ала,Молдавия кырларында сугышлар башлана.Сугышнын беренче атнасын бер сүз белән тасвирлаганда "шок"дип атарга була.Брест кирмәнен яклау ,Белосток-Минск сугышы Дубно-Луцк-Броды өчен көрәш-сугышның башлангыч аккордлары минор була.Меңәрләгән танк һәм самолет,йөзләрчә мең кеше-сугышны беренче атнасы котычкыч тәмамлана.Алда әле дүрт кара ел барлыгын берәүдә күз алдына китерә дә алмый бу вакытта.Дәһшәтле сугыш еллары тарихта калды.Ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт истэ,каһарман геройларыбыз күңел түрендә!