| Автор блога: | Сабирзянова Язиля |
| Все рубрики (165) |
| Әниләр бәйрәме (1) |
| Туган авылым (1) |
| ГОРОД БУИНСК (1) |
| Первый снег!!!! (1) |
| Цирк"Галактика" (1) |
| День матери (1) |
| Ял концерты (7) |
| МУЗЕИ (7) |
| МОИ ДОСТИЖЕНИЯ (7) |
| Мероприятия (54) |
| Җиңү бәйрәме (1) |
| Мои достижения (0) |
| Мои достижения (1) |
| Апастово (6) |
| ПАМЯТНИКИ (5) |
| Буинск (0) |
|
Сабирзянова Язиля
28 августа 2017
+5
647
5 комментариев
|
|
Свияжский бистәсендәге фонтан тирә-юньне матурлап тора. Һәм иртә яздан кара көзгәчә эшли!
Апаслылар, кунакларга алар янына утырып су шавын тыңлау, туган як табигате, кешеләре белән соклану, очрашу өчен һәр фонтан янәшәсендә зәвыклы, төннәрен яктыртылучы ял итү урыннары, утыргыч-өстәлләр да бар. Матурлыкка соклана һәм үзебез булдырганны саклый белик, хөрмәтле апаслылар! ![]() ![]() ![]() |
|
Үзенең саф, изге чишмәсе белән тирә-як авыл халкын, барлык юлаучыларны сөендереп тора Әнәле чишмәсе .Әнәле чишмәсе айлы булды. Район башлыгы һәм район Советы депутатлары үз акчаларына игелекле эш эшләделәр – изге чишмә корылмасына ай куйдырдылар.
Мин дә шушы чишмәне күрү бәхетенә ирештем, салкын шифалы суларын эчеп тәнемә сихәт алдым. ![]() ![]() ![]() ![]() |
|
Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек-биек йортлар, акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр... Болар барысы да- кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе кирәк. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала . Мин дә әти -әниемә суган уңэышын җыеп алырга булыштым. |
|
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул- шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя.Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәтә.
Безне дә әти-әниләребез хезмәт тәрбиясе белән үстерәләр. Ә авылда хезмәтсез яшәп булмый. Мин дә әти-әниемә бакчабыздагы өлгергән уңышларны җыеп алырга булышам. |
|
Әнием белән йорт алды бакчасында язын төрле төрдәге чәчәкләр утырттык. Ә мин аларга сулар сиптем,чүпләрен утадым. Ә хәзер инде алар аллы-гөлле чәчәкләр атты. һәр кеше безнең чәчкәләргә сокланып карый
Чәчәкләр, тирә- якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына да түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итә. Алар өй яннарында, бакчаларда, болыннарда, урманда, су буйларында үсәләр. Алар берсеннән-берсе бик аерылып торалар, чөнки төрле-төрле урыннарда үсәләр. Циния чәчкәләре Ә менә бәрхет гөлләре Петуния чәчәкләре Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә, дибез. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне, җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, сакларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ. |
|
Ял вакытларында әнием белән бергәләшеп төрле - төрле ризыклар пешерергә яратабыз. Бер көнне без вафля пешерергә уйладык. Мин дә әниемә булыштым.
МЕНӘ УЛ МИНЕМ ХЕЗМӘТ ҖИМЕШЛӘРЕМ |
|
Без гаиләбез белән Буадагы БУА-АЛАН мәйданына кичке Сабантуйга килдек. Сабантуйның төрле мәйданчыклары гөрләп тора иде. Миңа бигрәктә кичке сәхнәдәге артистларның чыгышлары бик ошады. Сәхнәдә Буа артистлары һәм Казан шәһәреннән килгән артистлар чыгыш ясады.
Сәхнәдә Рәсим Фасыйхов Ландыш Нигъмәтҗәнованың чыгышы миңа аеруча ошады. Ришат Фазлиәхмәтов та үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән халык күңеленә хуш килде. Кичке конөерт һәр кешегә дә җик ошагандыр. |
|
Акатуй - один из самых важных национальных праздников чувашского народа, посвященный окончанию весенне-полевых работ. Он хранит древние традиции чувашского народа, объединяет людей всех возрастов и профессий, приобщая их к творческому труду, искусству, спорту. Этот праздник объединяет ряд обрядов и торжественных ритуалов, которые возникли давным-давно в процессе освоения чувашами культурного земледелия. В старом чувашском быту Акатуй начинался перед выходом на весенние полевые работы и завершался после окончания сева яровых. Традиционные обряды подготовки и проведения Акатуя изменялись с учетом передвижения чувашей по миру. Главной особенностью современных праздников Акатуй являются награждение передовиков производства, выдающихся общественных деятелей, концерты самодеятельных и профессиональных художественных коллективов, спортивные состязания, конкурсы подворий, и другое.
Без гаиләбез белән күрше Чувашия республикасы Яльчик районы Кече Яльчик авылында узган Акатуй бәйрәменә бардык. Парашютта очучыларны күзәттек Чуваш милләтенең милли күргәзмәләре белән таныштык дң Төрле уеннарда уйнап күңел ачтым Акатуй миңа бик ошады. |
|
Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте – урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Бакча җиләге (виктория) быел аеруча да күп. Сезонлы җимеш булгач, безгә бик тансык – рәхәтләнеп ашыйбыз.
Безнең бакчабызда да җиләк бик уңды . Мин өлгергән җиләкләрне җыйдым ,ә әнием кышка кайнатмалар әзерләп куйды. Менә ул уңыш!!!! |