«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

ГЛАВНАЯБЛОГИМОЯ ИНТЕРЕСНАЯ ЖИЗНЬВакытлы матбугат

Вакытлы матбугат

Автор
Опубликовано: 2375 дней назад (18 октября 2019)
+29
Голосов: 29
Татар вакытлы матбугатының барлыкка килү тарихы.

1905 – 1907 елгы революцион вакыйгалар дулкынында, татар халкының күптәнге хыялы тормышка ашты: Санкт – Петербург шәһәрендә “Нур” исемле беренче татар газетасының беренче саны дөнья күрде. Бу 1905 елның 2 сентябре була.
Татарча вакытлы матбугат өчен көрәш озак бара. 1808 елда Казан университеты профессоры И.И. Запольский татар һәм рус телләрендә газета чыгарырга рөхсәт сорый. Ләкин шактый вакыттан соң гына рөхсәт алынса да, билгеле бер сәбәпләр аркасында чыкмый кала.
Вакытлы матбугатны булдыру өстендә тырышучылар XIX гасырның 70 нче елларында татарларның үз араларында да күренә башлый. 1863 елда К. Насыйри “Таң йолдызы” исемле газета чыгарырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин үтенеч кире кагыла. Аның һәм башка бик күпләрнең үтенече канәгатьләндерелми. XIX гасырда татарча газета яки журнал чыгарырга рөхсәт сорап патша хөкүмәтенә 20ләп гариза кергән. Ләкин татарча матбугатка юл ябык була.
1905 елны революцион көрәш нәтиҗәсендә, Россиянең төрле төбәкләрендә, татарлар яши торган зур һәм кечкенә шәһәрләрдә татарча газета һәм журналлар чыга башлый.
1906 елда татарча нәшер ителүче газеталарның саны 14 кә, журналларның саны 9 га җитә.
Аларның берничә ай гына чыгып калганнары да бар. Галимнәр әйтүенчә, 1905 - 1917 елларда төрле вакыт аралыкларында 120 ләп газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елгы революцион вакыйгалар матбугат учагын беркадәр дөрләтеп алса да, шуннан соңгы чорда аларның күпчелеге ябылып, большевистик идеологияне пропагандалаучы егермеләп кенә басма орган кала.
Татарча вакытлы матбугат өчен көрәш озак бара.
Әлеге елларда киң таралыш табып, күп укылган газета – журналларның берничәсен, исемен, чыгу еллары, шәһәре белән танышып китик:
Газеталар:
“Фикер” Уральск 1905 – 1907 еллар
“Вакыт” Оренбург 1906 – 1918 еллар
“Әл - ислах” Казан 1907 – 1909 еллар
“Идел” Әстерхан 1907 – 1914 еллар
“Кояш” Казан 1912 – 1918 еллар
“Тормыш” Уфа 1913 – 1918 еллар
“Нур” Санкт – Петербург 1905 – 1907 еллар
Журналлар:
“Әл – гасрел – җәдит” Уральск 1906 – 1907 еллар
“Шура” Оренбург 1908 – 1917 еллар
“Аң” Казан 1912 – 1918 еллар
“Сөембикә” Казан 1913 – 1918 еллар
Сүзлек эше. Кайбер сүзләрнең мәгънәсе аңлатыла: “ислах” – яңалык; “шура” – җыелып киңәшү ;“җәдит” – яңача уку.
Татар газета һәм журналлары Казанда, Петербургта, Оренбургта, Уфа, Әстерханда һәм башка татарлар яшәгән шәһәрләрдә нәшер ителә. Алар 1917 елга кадәр тулаем татар байлары һәм сәүдәгәрләрнең акчаларына чыгарылганнар.
1918 елга кадәр нәшер ителгән газета, журналлар тоткан юнәлешләре, эчтәлекләре бунча чуар, төрле булганнар. Аларда төп күтәрелгән темалар булып милли мәгариф, милли тарих, милли әдәбият, сәнгать мәсьәләләре тора.
Татар әдәбияты классиклары һәммәсе – Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ.б. күренекле әдипләр татар матбугатын үстерүгә зур өлеш керткәннәр.
Вакытлы матбугат
964 просмотра
Комментарии (12)
Рустям Гагаркин # 18 октября 2019 в 17:08 0
хорошая выставка
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:56 0
спасибо
Рустям Гагаркин # 18 октября 2019 в 17:08 0
какие журналы читаешь?
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:56 0
много каких
Рустям Гагаркин # 18 октября 2019 в 17:09 0
нинди газетага языласыз?
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:56 0
төрле
Рустям Гагаркин # 18 октября 2019 в 17:10 0
Моя мама работник почты
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:57 0
хорошо
Гульназ Саттарова # 19 октября 2019 в 04:44 0
мин "Ялкын"журналын укыйм
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:57 0
әйбәт
Гульназ Саттарова # 19 октября 2019 в 04:45 0
Ә син нинди журнал укыйсың?
Диляфруз Варина # 19 октября 2019 в 04:57 0
төрле
Мы в контакте