Мин бүген әнием, сеңлем белән бергә Татарстанның башкаласы Казаннан килгән камера оркестрының концертын карарга бардым. Оркестрда барлыгы 21 кеше. Шуларның берсе - дирижёр, оркестрның җитәкчесе Рөстәм Әбәҗев. Концертның исеме "Мобильниктан мелодияләр" дип аталган иде. Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды - оркестр татар халык җыры "Әпипә"гә вариацияләр уйнады. Бу искиткеч булды!