Минем өчен кадерле булган кеше - Галия әбием. Әбием - әтиемнең әнисе ул. Ул безнең белән Актаныш районы Татар Ямалы авылында безнең белән гомер кичерә. Быел аңа сиксән бер яшь тула.
Әбием кече яшьтән үк эшне сөйгән. Ул катлаулы хезмәт юлы үткән: тавыклар, сарыклар караган, сыер сауган. Бураны, яңгыры дип тормаган, авыл халкына авыр почтальон хезмәте күрсәткән. Ул алты бала тәрбияләп үстергән. Бүгенгесе көндә әбиемнең унбиш оныгы, җиде оныкчыгы бар.
Мин әбиемне бик яратам. Ул дөньяда иң яхшы, иң ягымлы, киң күңелле әби. Әбием тәрәз төбен тутырып, берсеннән-берсе матур гөлләр үстерә. Әби безне һәркөнне якты йөзе, тәмле ризыклары белән сыйлый. Көндез без әби белән йорт эшләрен эшлибез,өй җыештырабыз, гөлләргә су сибәбез. Кичен бергәләп телевизор карыйбыз, ял итәбез. Әби безгә китаплар укый, үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Ә иртән әбием тәмле чәйләрен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләрен куеп, безне мәктәпкә, балалар бакчасына озатып кала.
Апам Рузинәне, мине һәм энем Әмирне да шулай кадерләп үстерергә булыша. Тәртипле, шәфкатьле, намуслы, миһербанлы, сүз тыңлаучан, белемле балалар булсыннар дип, әбием бар көченә тырыша.
Ул бар көчен без – оныкларны тәрбияләүгә куя. Мин әбиемә кояш гомере, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Әбием безгә бик кирәк. Ул авырмасын иде, картаймасын иде. Бәхетле, имин булсын иде ул!
Без әбиебезне бик-бик яратабыз, хөрмәт итәбез.