ГлавнаяБЛОГИМой райЧишмә...

Новые записи

Чишмә...

Автор
Опубликовано: 1961 день назад ( 5 ноября 2020)
Блог: Мой рай
Редактировалось: 1 раз — вчера в 22:12
+5
Голосов: 5
Челтер-челтер аккан чишмәне кемнәр генә сокландырмый да, кемнәр генә сихерләми икән? Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Инде Саба районы Сәрдә авылының чишмәсенең дә тарыхы белән кызыксыныйк.
Чишмә...

Сәрдә авылына нигез салынганнан бирле бүгенге чишмә төп чишмә булып тора. Авыла ферма булган вакытларда, маллар да шушы чишмәдә аккан суны эчәләр. Элек, сугыштан соң чорларда, чишмәнең төп карап торучысы Ханнан бабай була, 1967 елда, колхозмы, авыл советы тарафыннанмы, ансы ачык билгеле түгел, агач улакларны торбага алмаштыралар.
Чишмә...

Химән абый сварчик, Мәлик абый, Галиәхмәт абый, Тимерхан абыйлар чишмәнең суын чистартып, тимер торба куялар. 1966-1967 елларда авылга су колонкалары куелгач, чишмәгә йорүчеләр кими. Ул вакытларда чишмәне авыл халкы карап тора.
Чишмә...

2011 елда Рәис абый Дәүләтшин аны яңадан ремонтлый. 2018 елда Энҗе апа чишмәне яңадан торгызып хәзерге хэлгә китерә. Чишмәне торгызуда авыл халкы да читтә калмый.
Хәзерге вакытта чишмә ял паркына ошап калган. Анда барып әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез элекеге вакытларын искә тошереп ял итә ала.
Чишмә...
Чишмә...

Чишмә...
405 просмотров
Комментарии (6)
Иван Базыков # 5 ноября 2020 в 12:18 0
Красиво+
РАЛИНА МИНГАЗОВА # 5 ноября 2020 в 12:37 0
Замечательно и отдохнуть ест где молодец.
РАЛИНА МИНГАЗОВА # 5 ноября 2020 в 12:37 0
Лови+2
Лейла Саляхова # 5 ноября 2020 в 12:49 0
молодец)+
Тимур Зиганшин # 6 ноября 2020 в 05:22 0
Как красиво, молодец
Сююмбике Загитова # 6 ноября 2020 в 14:30 0
Авылны сагындым... +5