XVII гасыр ахрында барлыкка килгән "Шекше" (тарихи чыганакларда "По речке Шикше", "Иске Шекше") һәм XVIII гасырда нигез салынган Алан-Елга ("Яңа Шекше") авыллары халкы өчен тиңсез һәм бәһәсез хэзинә булып торучы "Саимә чишмәсе"нең тарихы борынгы чорларга барып тоташа. "Ар тавы" астыннан агучы саф су чыганагының кем тарафыннан ачылганы да билгесез.
Халык чишмәгә аш-су өчен чиста су алырга да, кер чайкырга да килгән, көзге муллыкта "Каз өмәләре" чорында яшь кызлар һәм уңган киленнәр монда каз юарга йөргән. Мул булып аккан судан хасил булган күлдә авыл халкы "мунчала төшергән". Яз көне юкә агачы каерысын күлгә тезеп салып, җәй ахырында, көз башында аннан мунчала куптарганнар.
Авыл халкы исемсез чишмәне гел карап, рәтләп торган, ә инде зәңгәр төскә буялган рәшәткә һәм өй белән әйләндереп алгач, аны "Зәңгәр чишмә" дип атый башлаганнар.
2012нче елда саф су чыганагыннан яңа сулыш өрелеп, реконструкция ясалды. Чишмәнең тирә-юне тәртипкә китерелде, авыл халкы өчен ял итү урыны булдырылды, айлы һәм манаралы яңа өй эчендәге чишмә тагын да шаулап-гөрләп ага башлады. Алан-Елга авылында туып-үскән Кавиев Ришат Нафыйк улы башкарды. Чишмә авыл халкының бердәм фикере һәм теләге белән әлеге ир солтанын дөньяга китергән ана хөрмәтенә "Саимә чишмәсе" дип исемләнгән.
Чишмәнең өй эче үзенчәлекле. Татар халык орнаментлары белән бизәлгән сөлгеләр эленеп куелган. Килгән кешеләргә саф чишмә суы эчергә чүмеч бар. Саба районы Алан-Елга авылы чишмәсе бииик матур!