Бәйрәм үтеп китсәдә, мин әниемне чын күңелемнән котлыйм!
Иртән уянгач йокымнан
"Әни!" - беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балаи, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син - тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
"Әни!" - беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Бәйрәм белән кадерле газиз Әнием!!!!