«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

"Мое письмо Зилантику".

Автор
Опубликовано: 4161 день назад ( 4 декабря 2014)
Настроение: отличное
+70
Голосов: 70
"Мое письмо Зилантику".

Зилантикка ачык хат.
Сәлам, дустым, Зилантик!Хәлләрең ничек? Әйдә, танышып китик.
Мин, Зарипова Адилә Илназ кызы, ямьле Агыйдел буенда урнашкан, беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиевне, татар эстрадасының моң иясе Әлфия Афзалованы һ.б. бик күп күренекле шәхесләребезне биргән Актаныш төбәгендә тудым.Туган ягым Актаныш булу белән мин бик горурланам. Мин быел беренче сыйныфка укырга кердем.Мәдәният елы уңаеннан, миңа мәдәни көндәлек тә бирделәр.
Актаныш районында җырлый, бии белмәгән кеше юктыр ул, диелә.Чыннан да, мин дә биергә, җырларга бик яратам.Милли көндәлекне кулыма алып, эчтәлеге белән танышып чыккач, сөенүем йөземә чыкты.
Казанның, районның истәлекле урыннарында, театрларында, музейларында йөрүемне уйладым, күз алдыма китердем.
Минем әтием дә театрларга, концертларга йөрергә ярата.”Теләгән, елан ите ашаган”,-диләрме әле?Минем дә теләгем тормышка ашты.
Бәйрәм көннәрендә әтием белән, ерак дип тормадык, Казанга юл тоттык.Әниемнең дә барасы килгән иде, ләкин кечкенә сеңлем Таңсылу белән өйдә калырга туры килде.
Татарстанның башкаласы Казанга килеп җиткәндә мин бераз дулкынландым да, сөендем дә.Әтием Казанда белем алгач, мине юлда барганда ук истәлекле урыннар, уку йортлары турында сөйләп барды.
Без – Кремль каршында басып торабыз.Миңа әтием үзе белгәннәре турында сөйли.Мин кызыксынып тыңлыйм.Еракта түгел, Татарстанның милли музее урнашкан.Без шунда юнәлдек...
Музейда бик күп экспонатлар белән таныштык:Екатерина I I нең каретасы, сугыш кораллары, кылычлар...Хәтта, Петр Iнең пушкаларын күрдем.Тотып карыйсым килде, ләкин кагылырга ярамый!
Зилантик, мин шулай ук, милли сәнгать галереясендә кунакта булдым.Мәдәният министр урынбасары Гүзәл Азат кызы белән рәсемгә төшү бәхете дә тәтеде бит әле миңа!..
Опера балет театрына аяк баскач, балериналарны күз алдыма китердем. Кем белә, бәлки мин киләчәктә балет белән шөгыльләнермен, бәлки сәхнә артисты булырмын... Шулай уйланып, хисләнеп барганда, Галиәсгар Камал театрына килеп җиткәнемне дә сизми калганмын.Әтием эндәшкәч, уянып киткәндәй булдым.Бу театрның матурлыгын күргәч, шаккаттым!Театрда эшләүче артистлар, чыннан да, бәхетледер дип, уйладым.Истәлеккә рәсемгә төшкәч, юлыбызны дәвам иттек.
Әйтеп үтим әле, Кәрим Тинчурин театрында да булдык.Бу драматурглар, исән булсалар, алар исемендәге театрларны күреп сөенерләр иде, мөгаен.
“Әкият”курчак театрына килеп кергәч, үземне “Әкият дөньясы”на эләктем, дип торам, матурлыкны күреп, “аһ” иттем.Курчак театрына исемне кем кушты микән?Әкият...Бигрәк дөрес сайлаганнар.Исеме-җисеменә туры килеп тора.Әтием курчак театры карарга да килербез дигәч, шатлыгымнан кычкырасым килсә дә, тыелып калдым.Мондый урыннарда үзеңне әдәпле тотарга кирәк икәнен, мин беләм, әлбәттә.
Без туган ягыбызга кайтырга чыктык.Мин бик арыган булсам да, әтиемә сиздермәдем.Юлда кайта-кайта йоклап киткәнемне дә сизмәгәнмен.
Уянып китсәм, без өйгә кайтып та җиткәнбез.Сикереп торып, тизрәк әниемә, сеңлем Таңсылуга күргәннәремне, ишеткәннәремне сөйли башладым.Үзем көләм, үзем сөйлим, үзем төшкән рәсемнәрем белән уртаклашам...
Миңа шундый күңелле мизгелләр бүләк иткән өчен кадерле әти-әниемә зур рәхмәтемне белдерәм.Киләчәктә дә шундый күңелле сәяхәтләр дәвам итәр дип уйлыйм, өметләнәм, ышанам...
Дустым, Зилантик, киләчәктә синең белән очрашырга язсын. Очрашуларны көтеп калам.
Иң изге теләкләр белән дустың Адилә.
796 просмотров
Комментарии (5)
Аделя Шакирова # 4 декабря 2014 в 18:41 +2
Бик матур хат.
Адиля Зарипова # 4 декабря 2014 в 20:17 +62
рәхмәт
Нияз Алимов # 4 декабря 2014 в 19:40 +1
Содержательное письмо! Достойно приза!
Адиля Зарипова # 4 декабря 2014 в 20:17 +62
Спасибо!!!
Залина Султанова # 9 декабря 2014 в 14:19 +21
Бик озын итеп язгансын. Молодец!
Мы в контакте