Татарстан республикасы Милли музеен мин вакыт машинасы диеп эйтер идем. Чөнки музейда иң элекке көннэрдэн алып совет чорына кадәр булган тарих белән танышырга була.
Музейда кешелекнен беренче көннәрендә ничек яшэгэнен, нинди эш кирәк яраклары кулланганын, нинди савыт сабалар белән ашарга пешергэннэрен анларга, күрергә мөмкин. Боларны археологик казылмалар раслый.
Төрле археологик казылмаларга таянып элеккеге ойлэрнен эчлэренен макетлары ясалып куелган. Лэкин кешелек тыныч тормыш белән генә яшэмэгэн, Хэрвакыт сугышлар булган. Шуңа күрә, музейда бик күп сугыш кораллары хэм киемнэре күп урын ала.
Минем истэ калган экспонатларнын берсе Екатерина II каретасы. Карета безнең көннэргэ кадэр ничек шулай сакланды икән? Бу минем өчен иң серле сорауларнын берсе булып калды....
"Уткэнне белмэгэннен килэчэге юк" юк дигән эйтем бар.
Хэр кеше үзенен тарихын белергә тиеш дип саныйм мин, э Татарстанның тарихын белу өчен Милли музейга барырга тэгьдим итэм.