Габдулла Кариев исемендәге театрда "Рөстәм мажаралары" спектаклен карадым. Спектакль куелышы бик үзенчәлекле. Гади генә бер әкият үз эченә күпме наз, мәхәббәт һәм әрнү сыйдыра ала икән? Тугыз яшьлек Рөстәм, тылсымлы абага чәчәге ашап, күзгә күренмәс хәлгә килә һәм дөньяда тәртип урнаштыра алырдай бердәнбер Кешене эзләп фронтка китә. Әмма афәт эчендә калган баланың йөрәгендә тәртип урнаша алырмы? Максатына ирешерме ул?
«Рөстәм маҗаралары» — үткәндә булган хәлләр өчен башкаларны да, үзебезне дә кичерә алу, хушлаша белү турындагы тарих. Кайчак тормышны яңадан үз җаена кайтара алырдай кешеләр күләгәдә кала. Һәм без аларның чынлыкта нинди көчкә ия икәне турында уйламыйбыз да… Бу сорауларга жавап табасын килә икэн, сина спектакль гэ барырга тэкьдим итэм. Э иң кызыгы спектакльдэ бары тик ике артист уйный. Ике артист төрле геройларга тиз тиз эйлэнэлэр, игьтибар белән карап тормасан, төрле геройларны бер ук артист уйнаганын Белми дэ калуын бар.